2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Актаныш районында бу көнне «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Халыкның сорауларына район пенсия фонды бүлекчәсе белгече Алмаз
Мирсәлим улы Сәетов, суд приставы Наил Нургаян улы Нурлыев, нотариус Ләйсән Сөнәгать кызы Янгирова, БТИ җитәкчесе Рим Булат улы Яппаров, адвокат Родин Дулмаган улы Йосыпов 8.00 – 15.30 сәгатьләрдә Юбилей урамы, 4 нче йорт адресы буенча кабул итәчәк. Белешмәләр өчен телефон – 3-21-14.