25 сентябрь-Бердәм пенсия грамоталылыгы көне

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 25 сентябрен Россия  Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Бөтен ил буенча урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр узачак.

Актанышта Актанышның 1 һәм 2 нче мәктәпләрендә, гимназиядә  лекцияләр   узачак. Район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре пенсия хокукларының ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы, СНИЛС яшел картасы ни өчен кирәклеге, яшьтән үк булачак пенсия турында кайгыртырга кирәклеге һәм ни өчен “ак хезмәт хакы” алу мөһим икәнлеге турында сөйләячәкләр. Бердәм пенсия белеме көне укучы яшьләр арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирәчәк, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Яшьләр өчен Ачык ишекләр көннәре, экскурсияләр, факультатив дәресләр үткәреләчәк. Пенсия фондының мондый акцияләре традициягә әйләнде. Алар Пенсия культурасын формалаштыруга, пенсия һәм социаль грамоталылыкны,  киләчәк пенсия формалаштыру кагыйдәләре турында база белемнәрен арттыруга  юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International