“Лачын”га көчле стимул – Кырымга ял!

2018 елның 23 сентябре, якшәмбе

Актаныш “Лачын” боз спорт сараенда бүген хоккей буенча Татарстан беренчелеге ачылды. 2005 елгы егетләр арасында баручы әлеге турнирның беренче уенында Биектау районының “Биектау” командасы һәм Актанышның “Лачын” командасы уйнады.

Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашып, хоккейчы егетләрне, ата-аналарны чемпионат ачылу белән тәбрикләде. “Лачын”ны,  перспективалы команда, дип атады ул. Чемпионатта егетләргә зур ышаныч белдерүен ассызыклап, районның хоккей федерациясе җитәкчесе буларак та фикерен белдерде – чемпионатта матур уен күрсәтегез, җиңүгә ирешегез, миннән сезгәбүләк  Кырымга ял булачак, диде.

Чемпионатның мәртәбәле кунагы Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Ядран-Ойл” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ирек Фәрит улы Салиховка чемпионат ачылышында ГТОның алтын билгесе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International