Ел нәтиҗәләре буенча шахматта җиңүче балалар Кырымга Анатолий Карпов мәктәбенә ял итәргә барачак

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

-Шахматта зирәкләр, көчлеләр җиңә! Балалар, уңышлар сезгә! – шахмат буенча Кама аръягы гран-при турнир сериясенең бишенче этап уеннарының Актанышта үтү сәбәбен ра йонда шахмат остазлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимовның балалар белән нәтиҗәле эшләве дип бәяләделәр мөхтәрәм кунаклар һәм хөкемдарлар.

Шахмат буенча  үтүче һәр ярышның Актанышта югары оешканлык белән үтүендә район хакимияте һәм Актаныш шахмат федерациясе җитәкчесе – “БлагоДарение” фонды Президенты Фәрит Салихов бик зур көч куя һәм иганәчелек ярдәме күрсәтә.

 Шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Муллагали улы 20 сентябрь көнне турнир ачылу тантанасында шахматсөяр балаларны тагын бер күркәм яңалык белән сөендерде. Ел дәвамында бәйгеләрдә катнашып җиңүче балалар җәй көне Кырымга Анатолий Карпов мәктәбенә барачак, диде ул.

Турнирда быел 100 дән артык  уенчы катнашты, алар кечеләр һәм олылар категорияләренә бүленеп уйнады,  командалар арасында һәм шәхси беренчелектә яшь төркемнәре буенча урыннар чыгарылды.

Зурлар төркемендә беренче урында Азнакай, икенчедә – Актаныш, өченчедә Баулы командалары. Кечкенәләр төркемендә беренче урында Актаныш егетләренең “Смена” командасы, икенчедә – Актаныш кызлар командасы, өченче урында Түбән Кама шәһәр командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International