Энгель Фәттахов: “Талантлы шәхес иҗаты белән тормышны үзгәртә”

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Актанышта Театр елы, тарихыбызны, күренекле якташларыбызны данлаучы Авыл көннәре, Әлфия Авзалова исемендәге Бөтенрәсәй фестивале, “Актаныш гармуннары”  фестивале! Быел бергәләп эшләгән хезмәтләребез  мәдәни-тарихи елъязмада үз урынын алыр.

Мәдәният хезмәткәрләренең яңа иҗади елны ачу тантанасында – мәдәният конференциясендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.

-Сезнең белән бар эшне дә башкарып чыгып була, бердәм команда сез, сезнең фантазия, иҗади яңа карашлар һәр өлкәдә уңышлы эшләргә этәргеч булып тора. Театр елының дәвамы булырлык быел да яңа идея-тәкъдимнәр көтәм сездән. Киләсе елда - Татарстан, Башкортстан республикаларының 17 районын берләштерүче Ык буе сабантуе, 2020 елда, Татарстанда беренче булып, Актанышта Бөтенрәсәй сабантуе узачак. Мин ышанам – сез Актанышның, Татарстанның милли йөзен иң югары дәрәҗәдә тәкъдим итәрсез. Казахстанның Уральск-Җаек сабантуеның милли рухта, зур оешканлык белән үтүен дә югары бәяләп, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов актанышлыларга рәхмәтен белдерде. Актаныш мәдәниятенең үз йөзе бар, озак еллар дәвамында мәдәни чишмәнең башында торучы талантлы-олпат шәхесләребезгә алмашка сәләтле, яңача карашлы яшьләр килә, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле - безнең горурлыгыбыз һәм, иң мөһиме, сез һәммәгез бергәләп иҗат итәсез, рәхмәт сезгә! Сезнең һәр кайсыгыз -  талантлы шәхес. Ә һәр талант үз иҗаты белән тормышны үзгәртә! Киләчәктә дә иҗат ялкыныгыз дөрләсен, сезнең идеяларны, яңалыкларны хуплап, район хакимияте матди-техник базаны ныгытуда, талантлы шәхесләрне үстерүдә, Актаныш мәдәниятен республикага, Рәсәй һәм дөньяга танытуда матди һәм рухи терәк булачак! Мин үзем дә сезнең бердәм команда составында эшләячәкмен, - диде, Энгель Нәвап улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International