Игелек үзәгендә “Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе” курслары ачыла

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм урын өстендә ятучыларны карау йөзеннән «Урын өстендә ятучыларны тернәкләндерү һәм карау» курслары оештыралачак. Курсларнын төп максаты: социаль -медицина тернәкләндерү чараларын өйрәтеп, тормыш сыйфатларын яхшырту,  каралучыны  дөрес итеп карап, үз өендә озаграк яшәү шартларын тудыру.

Карау буенча укулар 5 октябрьдән башлана. Курслар үз эченә теоретик һәм практик нигезләмәләрнең күнекмәләрен үзләштерүне күздә тота.

Хәбәрләр өчен телефоннар: 3-10-22, 3-11-14, 3-07-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International