Россия президенты В.В.Путинның карары буенча 2018 ел - Волонтёрлар елы дип игълан ителү уңаеннан үзәк китапханә 26 сентябрь көнне уку залында “Бергә-игелек дөньясына!” дигән тематик чара уздырды. Чарада катнашучыларга әлеге теманы яктырткан электрон презентация, “Укырга вакыт!” видеоролигы, Г.Троипольскийның “Белый Бим, Чёрное ухо” буктрейлеры тәкъдим ителде. Шул тема белән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Шулай ук “Сезнең белән бергә – игелек дөньясына!” конкурсына йомгак ясалды. Яңа Әлем авылында яшәүче Розалия һәм Нәсим Әгъләмовлар “Иң игелекле гаилә” медаленә лаек булдылар. Китапханә директоры Л.Җ.Шәмсунова конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләре юллады, аларны җиңүләре белән котлады, мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.