20 октябрьдә Татарстанның "Мамадыш совхозы" бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасын Коръән аятьләрен уку белән башлаганнар. Мәчетне ачу тантанасында Актаныш район имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин да катнашты.
Бәйгедә катнашучылар арасында «Казан» Халыкара аэропорты да бар. Казан һава аланының проект сайтындагы карточкасында хәзер иң популяр исемнәрне күрергә мөмкин. Алар арасында авиаконструктор Андрей Туполев, шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Лев Толстой, шагыйрь һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлил һ.б. бар.
Татарстаннан әлеге проектта «Бигеш» Халыкара аэропорты да катнаша. Аңа биреләчәк атамалар арасында галимнәр Владимир Бехтерев һәм Дмитрий Менделеев, рәссам Иван Шишкин, урта гасыр шагыйре Кол Гали, композитор Салих Сәйдәшев, тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. атаклы шәхесләр бар.
6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә.
2019 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү өчен 427 миллион сум акча каралган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда 24 октябрьдә төнлә 2 градус, көндез 12 градус җылы булачак. Төнлә яңгыр көтелә.
25 октябрьдә республикада көндез 14 градус җылылык көтелә.
26 октябрьдә төнлә яңгыр фаразлана, көндез явым-төшем күзәтелми. Көндез 11 градус җылылык саклана.
Гран-прига Актаныштан Лилия Хөсәенова һәм Венера Ганиева шәкерте Илнар Миранов лаек булды. Илнарны татарның Майкл Джексоны дип тә таныштырдылар. Аларга 100әр мең сумлык акчалата бүләк тә бирелде. Җиңүчеләр игълан ителгәч, алар уртасында Әлфия Авзалова сурәте (галограммасы) пәйда булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.
Альберт Индәриф улы Тимиров район Советының аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән Айрат Кәрамов район башлыгы Энгель Фәттаховның ярдәмчесе булып эшли башлады.
22 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
18 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсе Татарстанда Толстой елы уңаеннан «Я вновь открываю Л.Толстого» дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Бу дәрестә Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәкүрова Ф.Т.) катнашты. Балалар бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Л.Н. Толстой узе укытучы буларак язган табышмакларга җаваплар эзләделәр, дуслык, кыюлык турында мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Укучылар язучының әкиятләрен бик яратып тыңладылар.