Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Татарстанда капиталь ремонтланган белем бирү учреждениеләре саны 2018 ел ахырына 1038 булачак.

Татарстанда 2012 елдан эксплуатацияләү вакыты 30 елдан артып киткән балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә.

Быел республикада 28 мәктәп һәм 73 балалар бакчасы ремонтланган. Хәзерге вакытта 21 мәктәпкәчә белем бирү объектында эшләр дәвам итә.

Республика бюджетыннан бүленгән акчаларга белем бирү учреждениеләренең фасадларын, түбәләрен, эчке инженер коммуникацияләрен төзекләндерәләр. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шулай ук санузел һәм тәрәзәләрне алыштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International