“Рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен” “Ак калфак” Төбәк иҗтимагый татар хатын — кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Сарман муниципаль районы башкарма комитеты 24-25 октябрьдә «Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре» темасына республиканың Актаныш,Әлмәт, Баулы,Бөгелмә,Азнакай,Лениногорск,Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары мәдәният һәм ял итү оешмалары хезмәткәрләре өчен семинар үткәрә.
25 октябрь көнне 13.00-14.00 сәгатьләрдә “Аргументы и факты Казань” газетасы мөхәрриятендә турыдан-туры элемтәдә Росреестр идарәсеннән вәкил Энҗе Мөхәммәтгалиева катнаша. Турыдан-туры элемтә бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен гамәлгә кергән яңа кануннар турында.
Сораулар өчен телефоннар – (843) 526-95-16, 526-95-39, 526-95-30.
23 октябрь көнне Татарстан республикасы буенча Росреестр идарәсе дәүләт теркәвендә һәм күчемсез милекнең кадастр исәбен алуда электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
23 октябрьдә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Комитет этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын икенче укылышта карады. Ул хокук кырына биоэтанол төшенчәсен кертә, шулай ук аның җитештерү һәм әйләнеше кагыйдәләрен билгели.
2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Бу чара Яр Чаллы шәһәренең “1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае” өстәмә белем бирү муниципаль автоном белем бирү учреждениесе базасында узачак. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, (б-р Цветочный,16 йорт(Яңа шәһәр, 22/04)), телефон: +7(8552)-56-91-15.
Татар Ямалы авылында яшәүче Әгъләметдин Галләм улы Галләмовны 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән истәлекле бүләкне район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров тапшырды.
20 октябрьдә Татарстанның "Мамадыш совхозы" бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасын Коръән аятьләрен уку белән башлаганнар. Мәчетне ачу тантанасында Актаныш район имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин да катнашты.
Бәйгедә катнашучылар арасында «Казан» Халыкара аэропорты да бар. Казан һава аланының проект сайтындагы карточкасында хәзер иң популяр исемнәрне күрергә мөмкин. Алар арасында авиаконструктор Андрей Туполев, шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Лев Толстой, шагыйрь һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлил һ.б. бар.
Татарстаннан әлеге проектта «Бигеш» Халыкара аэропорты да катнаша. Аңа биреләчәк атамалар арасында галимнәр Владимир Бехтерев һәм Дмитрий Менделеев, рәссам Иван Шишкин, урта гасыр шагыйре Кол Гали, композитор Салих Сәйдәшев, тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. атаклы шәхесләр бар.
6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә.