20 октябрьдә Татарстанның "Мамадыш совхозы" бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасын Коръән аятьләрен уку белән башлаганнар. Мәчетне ачу тантанасында Актаныш район имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин да катнашты.
"Мәчет "Мамадыш совхозы" бистәсен ямьләп торсын, гыйбадәт кылырга килүчеләр өзелмәсен," – дип, ихлас теләген белдерде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Тумышы белән Мамадыш ягыннан булган Нәҗип Нәккаш мәчеткә үзе иҗат иткән шамаилләрне тапшырган.
“Рәхимле“ мәчете Мамадыш районындагы 56нчы иман йорты булып теркәлгән.
Катнашучылар тәкъбир әйтеп, Аллаһ йортының эченә узган. Кунаклар белән бергә өйлә намазы укылган. Шуннан соң 2нче лицей ашханәсендә районкүләм Корбан ашы уздырылып, анда 350 кешегә урын әзерләнгән.