Үзегезне кызыксындырган сорауларны 22-23 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8-927-037-91-10 номеры буенча шалтыратып бирергә була. Башка көннәрдә сорауларны WhatsApp мессенджеры аша юлларга мөмкин.
Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды.
Әлеге тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.
Татарстанда 18 ноябрьдә үзара салым турында 800дән артык референдум узачак. Халык территориаль сайлау комиссияләре 2019 елга тәкъдим иткән үзара салым күләме өчен тавыш бирәчәк.
Татарстанда үзара салым 2013 елдан бирле гамәлгә кертелде.
Актаныш районында да 18 ноябрьдә үзара салым турында референдум үтәчәк. Тавыш бирү 7.00-20.00 сәгатьләрдә. Үзара салым күләмен һәр җирлек үзе билгели. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына дәүләт тарафыннан дүрт сум өстәлә.
Конкурс номинацияләре: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районындагы селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».
23 октябрьдә 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.
1998 елның 27 маендагы 76 санлы «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында " федераль закон нигезендә, хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар тарафыннан түбәндәге гарантияләр каралган.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә дәүләт хезмәткәрләре бүләкләнде.
20 октябрьдән Актанышта көзге чистарту, коелган яфракларны җыю, чәчкәлекләрдәге чәчкәләрне алып, түтәлләрне казу, язга әзерләп калдыру өмәләре башланды. Оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчасы тирәләре, янбакчалар, чәчкәлекләр, парклар чистартылды.
19 октябрь көнне Актанышның 2 нче мәктәбендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә мөһим сораулар каралды.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды. Киңәшмә эшендә, фикер алышуларда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова һәм мәктәп директорлары катнашты.
Бүген – 19 октябрь көнне Актаныш авылы зиратында көзге өмә узды. Корыган агачлар, куак-куралар киселде, корган үләннәр, коелган яфраклар , чүп-чар җыелды. Өмәне оештыручылар изге эштә катнашкан һәркемгә, һәр оешмага рәхмәтле.