Татарстанда министрлыкларның 2019 елга төп эш юнәлешләре өчен тавыш бирү башланды

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды.

Әлеге тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Аеруча өстенлекле максатларны татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги РТ) порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, үзең теләгән министрлыкка карата сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин.

Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International