Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә дәүләт хезмәткәрләре бүләкләнде.
Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләүне идарә җитәкчесе Азат Җаббаров, шулай ук җитәкче урынбасарлары Ада Зәйдуллина, Рөстәм Немаев, Евгения Бабич һәм Алексей Слесаренко башкардылар. «Росреестрга 10 ел» күкрәк билгесе һәм таныклыгы 122 дәүләт хезмәткәренә, шул исәптән, тармакның хезмәт ветераннарына да тапшырылды.