Татарстанда 18 ноябрьдә үзара салым турында 800дән артык референдум узачак. Халык территориаль сайлау комиссияләре 2019 елга тәкъдим иткән үзара салым күләме өчен тавыш бирәчәк.
Татарстанда үзара салым 2013 елдан бирле гамәлгә кертелде.
Актаныш районында да 18 ноябрьдә үзара салым турында референдум үтәчәк. Тавыш бирү 7.00-20.00 сәгатьләрдә. Үзара салым күләмен һәр җирлек үзе билгели. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына дәүләт тарафыннан дүрт сум өстәлә.