18 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсе Татарстанда Толстой елы уңаеннан «Я вновь открываю Л.Толстого» дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Бу дәрестә Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәкүрова Ф.Т.) катнашты. Балалар бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Л.Н. Толстой узе укытучы буларак язган табышмакларга җаваплар эзләделәр, дуслык, кыюлык турында мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Укучылар язучының әкиятләрен бик яратып тыңладылар.
Чара электрон презентация ярдәмендә үткәрелде. “Лев Толстой – иң яхшысы балаларга” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Дәрес Л.Н. Толстойның “Өч аю” әкияте буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.