22 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Туган көннәре уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, мобилизация эшләре буенча башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, “Актаныш-информ” җитәкчесе Руслан Усмановка район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау открыткалары тапшырылды.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча сөйләшүдә Илфак Шамил улы һәр хезмәткәрнең дә үз эшенә җаваплы карап, кушылган эшләрне үз вакытында сыйфатлы эшләүләрен сорады. Рәсми документлар белән эшләүдә сорауларның кичектергесез хәл ителүен бурыч итеп куйды.
Киңәшмәдә районны төзү-төзекләндерү, яшелләндерү буенча да фикер-тәкъдимнәр тыңланды. Көзге агач утырту өмәләрен дәвамлы оештыру кирәклеге дә ассызыкланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев бүгенге көннең актуаль мәсьәләләреннән салым җыюны тизләтергә кирәклеген искәртте.