Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы көннәрдә уртача һава температурасы бер дәрәҗәдә тора. Ул күзәтелгән күп еллык нормалардан 3–5 градуска югары.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, октябрьнең өченче декадасында әлеге тенденция үзгәрешсез кала. Күп еллык нормалардан һава температурасы якынча 5 градуска югары булачак.

Татарстанда 24 октябрьдә төнлә 2 градус, көндез 12 градус җылы булачак. Төнлә яңгыр көтелә.

 

25 октябрьдә республикада көндез 14 градус җылылык көтелә.

 

26 октябрьдә төнлә яңгыр фаразлана, көндез явым-төшем күзәтелми. Көндез 11 градус җылылык саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International