Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан 2018 елның узган чорында Татарстан Республикасы территориясендә экологик җинаятьчелек торышына анализ үткәрелде.
2018 елның 10 аенда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге мәгълүматлары буенча, 194 экологик җинаять теркәлгән, экологик җинаятьләр кылган өчен 123 гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартылган.
8 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева ТНВ каналында "Исәнмесез!" мәгълүмати-танып белү программасының иртәнге кунагы булачак.
Гала-концертта Актаныш район мәдәният йортының вокаль ансамбле этномәдәни фестивале лауреаты булып танылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Изил улы Сәрваровка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Без - Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы, үз җиребездә уртак язмыш белән берләшеп, кеше хокуклары һәм иреген, халыклар арасындагы дуслыкны раслап, илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт куябыз. Безнең төп максатыбыз – Россия Федерациясенең көчле һәм бай дәүләт булып, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, ә төп законда каралган потенциал тулысынча ачылып, җәмгыятьнең һәм безнең һәркайсыбызның икътисади, мәдәни, рухи өлкәдә үсешенә ярдәм итсен.
Ярминкә райондашларга сыйфатлы продукция тәкъдим итсә, товар җитештерүчеләргә, арадашчылардан тыш, турыдан-туры сату мөмкинлеге тудыра. Шунысы куанычлы, районда быел да ярминкәләр уздыру традициясе дәвам итә.
Ярминкәләрне оештыруда район җитәкчелеге дә булышлык күрсәтә, халык сораулары буенча шәһәрләрдән дә сәүдәгәрләр чакырыла. Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев җитәкчеләр белән сату рәтләрен, сатуга чыгарылган продукцияне карады, бәяләр белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Бүген – 3 ноябрьдә Актанышта авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итүче хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. Бәйрәм алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән, ашлык юнәтеп куючылар да бар. Иң үтемле товарлар, гадәттәгечә, ит, сөт ризыклары, балык.
Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында 2018 елның 4 октябрендәге ВШ-12-290 санлы закон нигезендә, 2018 елга иң беренче бурыч - адреслы хуҗалыкны тәртипкә китерү, чөнки тикшерү вакытында корылмаларда һәм йортларда йорт саны, урам исемнәре булмау күзәтелә.
Татарстан Росреестры, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасының инвестицион климат торышының Милли рейтингында позициясен яхшырту буенча күрелә торган чаралар мәсьәләсе” буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты.
«Милекне теркәү процедураларының нәтиҗәлелеге» һәм «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге, территориаль планлаштыруның сыйфаты» дигән ике максатчан модельне гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина чыгыш ясады.
2018 елның июль азагында «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы комбайнчысы» дигән республика конкурсы игълан ителгән иде.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, урып-җыюны тиз һәм сыйфатлы башкару, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллануны арттыру максатларында оештырылды.
Конкурс йомгаклары буенча 490 призлы урын билгеләнде. Җиңүчеләр иң күп суктырылган һәм иң күп чаптырылган мәйдан күләме буенча сайлап алынды.
«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» дигән республика конкурсында җиңүчеләр исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/peredoviki.htm