ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама каласында 1-2 ноябрь көннәрендә республика белем бирү учреждениеләренең Яшь армиячеләр отрядлары арасында Бөтенроссия слеты кысаларында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” республикакүләм фестивале уздырылды.

Үз көчләрен сынап карау өчен барлыгы 25 команда катнашты анда. Ике көн дәвамында барган ярышта Актанышның 1 нче  урта мәктәбеннән Сафина Злата, Валиуллина Кәүсәрия, Салихов Солтан һәм Талипов Алмаздан торган команда ярышларда катнашып, призер исемен яулап кайттылар( җитәкчеләре тынычлык иминлеге нигезләре фәне укытучысы Хаҗиев Равил Фәгыйтьҗан улы).

Халыктан кергән сорауларның чишелеше 2018 елда Чуракай җирлегендә шул рәвешле хәл ителгән.

Чуракай авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына  су зонасы койма белән тотылган.

 Иске Әгъбәс авылы зиратында – 253, Җылан зиратында 263 метр ара койма белән әйләндереп алынган, җирлектәге өч зиратка да элмә такталар куелган.

Җирлектә шулай ук  урамнарга утлар кую дәвам итә.

«Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсында 30 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре катнаша ала. Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.лар. Ярышларда җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак, ә аларның эшләре министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин. 

«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы 256-ФЗ номерлы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, ана капиталына сертификат бирү вакыты кыскартылган. Әгәр элегрәк сертификат бирү турындагы гаризаны карауга закон бер ай вакыт бирелсә, хәзер срок Россия Пенсия фондына гариза бирү датасыннан исәпләнә башлап, унбиш көнгә кадәр кыскартылган.

НДС түләүдән азат итүгә уведомление тапшырырга онытмагыз. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә өстәмә кыйммәткә салымны түләүдән азат итү турында 2019 елның 21 гыйнварыннан   да соңга калмыйча хәбәр итәргә онытмагыз. 2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керә.

Мәгарифнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды, шул исәптән, Россия Президенты тарафыннан «Мәгариф»илкүләм проекты нигезенә куелган бурычларны хәл итү буенча чаралар тикшерелде. Беренчесе - глобаль конкуренциягә сәләтлелекне тәэмин итү һәм россия гомуми (мәктәп) белем бирүнең иң яхшы дөньякүләм системалар унлыгына керүе. Икенче бурыч - традицияләребез һәм, барыннан да элек, мәдәни мирас нигезендә гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү, ягъни “Мәгариф” илкүләм проектының глобаль максаты буларак тәрбияләү.

Социаль эшкуарлыкны популярлаштыру һәм аның субъектларына ярдәм итү практикасын киңәйтү максатларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм Банкы " АҖ ярдәме белән «Елның иң яхшы социаль проекты» социаль эшкуарлык өлкәсендә IV Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрү планлаштырыла.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм предприятие эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан автобус шоферлары Роберт Альберт улы Бәшәров, Фирдәвис Мөдәрис улы Фәсхиев, диспетчер Гөлшат Рафакъ кызы Мөхәмәтова Актаныш район башлыгының – Мактау кәгазе, баш хисапчы Рәйсә Тимер кызы Шәехова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучылары өчен “Укырга вакыт! акциясе уздырды. Китапханәче Ф.Гайнанова хәзерге технология заманында китапханәнең роле, кеше тормышында китапның әһәмияте турында чыгыш ясады. Китапханәче А.Фаттахова «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа!» китап күргәзмәсенә  күзәтү ясады. Укучыларны яңа әдәби әсәрләр, фәнни-танып белү , белешмә ярдәмлекләр белән таныштырды. Шул тема буенча видеоролик күрсәтелде. К.Җәмитнең “Килмешәк”, Г.Троипольскийның “Белый Бим, Черное Ухо” китабы буенча буктрейлер күрсәтелде.Бу көнне 63 укучыга бердәм уку билетлары тапшырылды. Һәркем үзенә кирәкле китапны сайлады.

Дәүләт Думасы "Бердәм Россия " фракциясе депутатлары тарафыннан кертелгән Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте. Закон проекты белән гражданнарның торак субсидияләре алганда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булмавын дәлилләү алар җаваплылыгыннан  төшерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International