Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, салым җыю, авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр барышы, кышка әзерлек һәм башка хәл итәсе мәсьәләләр каралды.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева, федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенең 9 санлы бүлеге Баш салым Дәүләт инспекторы Инзилә Кулиева, Актаныш электр челтәре бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шакиров чыгыш ясадылар.
Федераль салым хезмәте исегезгә төшерә: 2017 ел өчен милек салымнарын түләү срогы (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары) 2018 елның 3 декабрендә чыга. «Физик затлар өчен шәхси кабинет» хуҗалары салымнарны өйдән чыкмыйча Интернет-сервис аша түли ала.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә беренче тапкыр эскро-счетлар системасы буенча өлешләп катнашу шартнамәсен - махсус счетлар системасы буенча дәүләт теркәве өчен документлар тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән законнардагы яңа таләпләр үз көченә керә. Алар нигезендә өлешләп катнашу килешүләре буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләр буенча исәп-хисап эскроу счетыннан файдаланып башкарылачак. ДДУ нәтиҗәләреннән соң, өлешләп түләүче банкта эскроу счетын ача, анда ул керткән акчалар төзүче тарафыннан йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт белдергәнче һәм бер фатирга карата милек хокукы турында ЕГРНнан өземтә сакланачак. Шуннан соң гына төзүче өлешчеләрнең акчаларын үз исәп-хисап счетына ала алачак.
9 ноябрьдә Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче яшьләр форумында катнашты.
Форум кысаларында «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы " Җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, катнашучылар белем бирү тренингларында һәм мастер-классларында булдылар, шулай ук шәһәр һәм республиканың яшьләр сәясәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча социаль проектлар эшләде.
Конференциянең беренче этабында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенә секретарь һәм район башлыгы вазифасына кандидат сайланган иде. Шул көннән Сәяси Совет составы тулыланып, 11 кеше составында Энгель Фәттахов җитәкчелегендә эшли. Шуңа күрә Конференциянең бу этабын секретарь вазифасында Энгель Нәвап улы үзе алып барды.
Көн тәртибендә каралып, Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең 2018 елдагы эшләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына үзгәрешләр кертелде. “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан Региональ бүлегенең ХХVIII конференциясенә делегатлар сайланды.
15 сентябрьдән башлап һәр икенче шимбәдә Актаныш районы хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Һәр баруда районнан 25-30 сәүдә ноктасы шәһәр халкы сораган товарлар – эре мал, кош итләре, сөт ризыклары, бал, яшелчә-җимеш белән сату итә.
10 ноябрь көнне дә актанышлылар Чулман проспектында Ипподром янында сату итте. Сату барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев та танышты, район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм Актаныш хезмәтчәннәренә сыйфатлы сәүдә һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.
8 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Полиция вәкилләре тәүге котлау сүзләрен башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариевтан кабул иттеләр. Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң, Илфак Шамил улы Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча полиция участогының өлкән вәкиле, полиция капитаны Илнур Илсур улы Дәүләтовка район башлыгы Э.Н.Фәттахов имзалаган “Мактау грамотасы”, Россия ЭЭМ Актаныш районы бүлегенең миграция сораулары буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Юлия Мөнәвир кызы Сергеевага “Рәхмәт хаты” тапшырды.
Хөрмәтле Актаныш районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан эчкерсез матур теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен яклауга, иминлек һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә багышлагансыз.
Аерым рәхмәтемне үзләренең бурычларын намус һәм фидакарьлек белән башкарган ветераннарга җиткерәм.
Чын күңелдән сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!
Бүген - 10 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
2017 елның июнь аеннан хастаханәгә Эль-Айюби Эль Амир Аззам Эль Амир Хассан исемле табиб-патологоанатом эшкә кайткан. Аззам Хассан - гистолог-патологоанатом. Гистологик тикшеренүләрне районда башкару өчен иганәчеләр - "Теко"- "Астра" фәнни -техник үзәген җитәкләүче Флорид Рәсүл улы Бәшәров, “БлагоДарение ” фондының президенты Салихов Фәрит Муллагали улы ярдәм күрсәткән.
Барлык кирәкле җиһазлар алынып, гистологик тикшеренүләр сентябрь аеннан үзебездә үткәрелә башлады. Шушы вакыт эчендә 81 тикшерү үткәрелгән, шулар эченнән 8 шеш барлыкка килү очрагы ачыкланган – шуның 5 се – яман, 3 се гадәти шеш.