ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Тәрәзә-ишекләргә заказ бирү – күңелле, ләкин җаваплы һәм кыйммәтле вакыйга. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар элемтә” телефонына тәрәзәләрне һәм ишекләрне тиешенчә урнаштырмау турында да  мөрәҗәгатьләр килә. Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре әлеге мәсьәләдә үз киңәшләрен бирә. Компанияләр күп, һәм алар арасыннан сайлап алуы шактый катлаулы. Барыннан да элек, рекламага игътибар итү кирәк. Тәрәзә базарында көндәшлек шактый зур булганлыктан, фирмалар үзләрен күрсәтү өчен акчаларын кызганмый. Компанияләрнең күпчелеге телевидение рекламасыннан файдалана алмый, төп белешмәләр газеталарда һәм махсус мәгълүмат кәгазьләрендә була. Фирма офисына барганда реклама буклетлары, листовкалар белән танышырга һәм заказ бирү белән ашыкмаска, ә берничә компаниядә йөреп чыгарга кирәк. Интернеттан файдаланырга, дусларның һәм танышларның киңәшләрен истә тотарга була. Иң мөһиме – бер көнлек фирма кармагына эләкмәскә.

Актаныш районында “Ялкын” журналы мөхәррире Илназ Фазуллин җитәкчелегендә иҗат төркеме май аенда эшлекле сәфәрдә булып, район турында фильм әзерләп, өр-яңа проектларына старт бирде. 


29
июнь, 2019 ел
шимбә

Пучы җирлегендә иминлекне һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге булышлыгы өчен "Нур Баян" хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмовка ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатын бүген атналык киңәшмәдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.


28
июнь, 2019 ел
җомга

"Актанышта ал таңнар..."

Актанышта сабантуй җирендә узган  чыгарылыш кичәсе быел шулай аталды. Район мәктәпләрен 122 укучы тәмамлады, шуларның 23 е алтын медаль алды. Укучыларыбыз белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга укытучылар да, әти-әниләр дә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Бәйрәм Яшьләр көне белән дә туры килгәнлектән, район халкы да кичке ялын матур аланда үткәрергә ашыкты. Элвин Грей концертын карарга килүчеләр дә мәйданда иде.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары өчен чыгарылыш кичәсе аеруча  истәлекле булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын бик тә уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларын котларга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Быел гимназияне 22 укучы тәмамлый. 


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Уку елына йомгак ясап, узган атнада  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты. Киңәшмәдә Казан федераль университетының ситуацион аналитик үзәге директоры Тимерхан Булат улы Алишев катнашып, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең "Хәзерге заман шартларында белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасы буенча белем күтәрү курсларында укуларына анализ ясады, квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.

Сөйләшү барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов - җәйге чорда мәктәпләрдә башкарылачак ремонт эшләре, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Роза Имамова җәмәгатъчелек хисабы белән таныштырды.

Начар метеорологик күренешләр:

28 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә, көндез һәм кич яшен, яшен вакытында җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге 18 м/с кадәр кадәр көчәю куркынычы бар.

һава торышы:

Аязучан болытлы һава.

Вакыты белән яңгыр.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез һәм кич урыны белән яшен.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +6º.+11º, көндез максималь һава температурасы + 17 º+22º

РФ Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 апрелендәге 792–р санлы боерыгы нигезендә,  тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның аерым төрләре исемлеге расланды.

27 июнь көнне  «Россия юристлары ассоциациясе" бөтенрәсәй  иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә. 


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International