Яңа елга бүләкләр әзерләр вакыт җитте. Универсаль бүләкләргә карый торган бүләкләрнең берсе – ул зәркән эшләнмәләре. Кыйммәтле әйбер бүләк итеп, яраткан әбине дә, яшь кыз баланы да, хәтта саллы ир-атны да сөендерергә була.
Бүләк сайлау – ул бик җитди эш, ә Яңа ел бүләге сыйфатында зәркән әйберләрен сайлау – икеләтә җаваплылык сорый
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
90 яше тулган райондашларыбызны котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәчен тапшыру Актанышта күптән матур традициягә әверелде.

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы үз алдына саллы бурычлар куя: маллар туклануның дөрес рационын булдыру бәрабәренә сөт җитештерүне арттыру, нәсел ныгыту, бозау алуны җайга салу, тәүлеклек үсешне арттыру кебек мөһим мәсьәләләр дә шушы сафта.
.jpg)
Бүген Актаныш районы инвалидлар ункөнлегенә нәтиҗә ясады. 2 322 036 сум - быел егерменче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу!

Быел Актаныш халкы егерменче тапкыр үзенең олы йөрәкле, игелекле икәнен раслады.
.jpg)
Әгәр сиңа 35 яшь тулмаган яки югары уку йортының 4, 5нче курсында укыйсың һәм син “Туган ягым-Актаныш!” дип өзелеп торасың икән - “Яшь кадрлар резервы”нда катнаш!.png)
Актаныш муниципаль районы киләчәк тормышларын туган ягыбыз белән бәйләргә теләгән, югары омтылышлы, лидерлык сәләтенә ия яшьләрне “Яшь кадрлар резервы” проектында катнашырга чакыра..png)
Бүген Актанышта үткән сишәмбе брифингы Актаныш районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында балалар туклануын оештыру һәм ата-аналардан кергән сорауларның чишелеше, үзара элемтә булдыруга багышланган иде.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 11 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Болытлы.
Төнлә урыны белән бераз кар.
Көндез һәм кичен юеш кар һәм кар, урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-2, көндез максималь һава температурасы 0..+2.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, кызганычка каршы, картларныкына да ихтыяҗ зур. Бүген әлеге уртак йорт үз түбәсе астына 56 ятим җанны сыендырган. Иң өлкән тәрбияләнүче 94 яшьтә булса, ни кызганыч, 50 яшьлек ир уртасы кеше дә сыену урынын биредә тапкан.