ДЕКАДА КЫСАЛАРЫНДА: Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән очрашты (+ФОТОЛАР)

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Табигать әкрен генә кышка кереп бара,  кешелек дөньясын да ул сиздерми генә үзенә ияртә. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Кеше гомере дә  нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында да картлыкны көзләргә, хәтта салкын кышларга  тиңлиләрдер дә ул. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме ярдәм кулы сузсын, үзенә дә гомер кышы  киләчәген исенә төшерсен өчен...

Актаныш районының Пучы җирлегендә  байтак еллар инде картлар һәм инвалидлар йорты эшләп килә. Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, кызганычка каршы, картларныкына да ихтыяҗ зур. Бүген әлеге уртак йорт үз түбәсе астына 56 ятим җанны сыендырган. Иң өлкән тәрбияләнүче 94  яшьтә булса, ни кызганыч, 50  яшьлек ир уртасы кеше дә сыену урынын биредә тапкан.

- 21 яшәүчебез беренче төркем инвалидлыкка ия, 25 кеше – икенче, 10 кеше өченче төркем инвалид. Аларга 30 хезмәткәр социаль ярдәм күрсәтә. Биредә тәрбияләнүче һәркем даими техник реабилитация чаралары белән тәэмин ителеп тора. Көнгә дүрт тапкыр кайнар ризык әзерләнә өлкәннәребез өчен. Интернатта ЛФК, сенсор бүлмәләре эшли, - дип таныштыра мондагы тормыш белән картлар йорты директоры  Роза Мәрдәнова.

10 декабрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында булып, өлкәннәрнең яшәү-көнкүреш шартлары белән танышып, аларның хәлләрен белде. Инвалидлар декадасы уңаеннан Энгель Фәттахов интернатка автомат кер юу машинасы алырга матди ярдәм дә тапшырды.

Бу көнне биредә, чын мәгънәсендә, бәйрәм рухы хакимлек итте. Өлкәннәр өчен бәйрәм концерты да әзерләнгән иде.

Район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар, җылы сүз үзе бер олы бүләк булды үксез җаннарга...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International