СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында балалар туклануын оештыру һәм ата-аналардан кергән сорауларның чишелеше, үзара элемтә

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Актанышта үткән сишәмбе брифингы Актаныш районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында балалар туклануын оештыру һәм ата-аналардан кергән сорауларның чишелеше, үзара элемтә булдыруга багышланган иде.

Аның эшендә Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, Актаныш район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары Алия Шакирова, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми сораулар буенча урынбасары Эльвира Бикметова, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсенең педиатры Светлана Геннадиевна Ендальцевалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International