Яңа елда- ЯҢА ҮСЕШ!

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Әгәр сиңа 35 яшь тулмаган яки югары уку йортының 4, 5нче курсында укыйсың һәм син “Туган ягым-Актаныш!” дип өзелеп торасың икән - “Яшь кадрлар резервы”нда катнаш!

Актаныш муниципаль районы киләчәк тормышларын туган ягыбыз белән бәйләргә теләгән, югары омтылышлы, лидерлык сәләтенә ия яшьләрне “Яшь кадрлар резервы” проектында катнашырга чакыра.

2020 елның 24, 25, 26 гыйнварында “Яшь кадрлар резервы” проекты кысаларында форум оештырыла. Форумда 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, югары уку йортларының 4, 5 нче курс студентлары катнаша ала.

Форумда катнашу өчен Актаныш муниципаль районы “Яшь кадрлар резервы” сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң, анкета тутыру, үзең турында видеопрезентация кертү – төп таләп.

Күзәтү советы уңышлы дип тапкан номинантларны сайлап(алар алтмышлап булыр дип көтелә), “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында узачак форумга чакыра. Өч көн дәвамында ТР Яшьләр эшләре һәм башка министрлык вәкилләре, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый палата, ТР Эшмәкәрлекне үстерү фонды тарафыннан лидерлык дәресләре- укулар оештырыла.

Катнашучылар проект эшләрен яклаячак. Кыскасы, форум бик эшлекле һәм күңелле үтәргә охшап тора. Димәк, ашык, үзеңне күрсәт! Актанышның киләчәге синең кулда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International