ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Балалар бәхетенә куанып кына яшисе кебек тә соң, тик 2016 елның август аенда җай гына барган дөньяның асты өскә килә - көзән җыеру нәтиҗәсендә хастаханәгә эләккән Ришат аннан инвалид булып кайта.

“Батыр” спорткомплексында Актаныш муниципаль районы оешма-предприятиеләренең волейбол ярышлары төгәлләнде.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 9 нчы декабрьдә, Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшьбуынга да шуны төшендерергә тиешбез.

 Бүген “Актаныш” спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгәннәр спартакиадасы узды. 

Өстәл теннисы, шахмат, шашка, кул көрәштерү, дартс, аркан тарту буенча хатын-кызлар һәм ир-егетләр көч сынашты, “Дулкын” бассейнында йөзү ярышында катнаштылар. 

6-8 декабрь көннәрендә Баулы шәһәрендә узган  Кама аръягы шахмат турнирының финалында  республика шәһәрләреннән 30 команда катнашты.

Актаныш шахмат мәктәбеннән Зәйнәп Рахманова, Данияр Латыпов, Раяна Латыпова, Аяз Закирҗанов составындагы команда турнирда катнашып, беренче урын яулады( тренерлары Илдар Имамов), Рәзилә Нәбиева, Тимур Шәязданов, Аяз Басыров, Ильдан Саматов составындагы команда икенче урында(тренерлары Фәһим Галимов). Кызлар арасында шәхси беренчелектә Зәйнәп Рахманова - беренче, өлкәннәр арасында Фәйрүзә Нәбиева икенче урында.

Котлыйбыз сезне, җиңүчеләребез!


Актаныш районының  ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын  бүген бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул  хакимият бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде. 

Балалар иҗат үзәгендә "Ак кәгазь торналар"  оригами бәйгесенең йомгаклау өлеше булды, быел ул 15 тапкыр уздырылды. Бәйгегә 50 дән артык иҗади эш кабул ителгән - 32 бала, 3 класс коллективы: Такталачык коррекцион , Сәфәр, Байсар мәктәпләре. Кичә оригами түгәрәгенә йөрүче балаларның Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" исемле әкият күрсәтүеннән башланды.

 Казанда көрәш буенча Росия чемпионатындаТатарстан көрәшчеләре ун мөмкинлектән җиде алтын медальне яулады.

 

Алтыннарның икесе Актаныш егетләренеке.

Үз үлчәү авырлыкларында Раббани Нургалиев белән Искәндәр Мортазин көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы республика шәһәр һәм районнарында 2019 елда нәтиҗәле эшләгән Җәмәгатьчелек советларын билгеләде. Бәйгедә катнашып, Актаныш Җәмәгатьчелек советы өченче урын яулады.

Быел Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы оешуга 10 ел тулды, дистә ел дәвамында алып барылган эшчәнлек тә республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнгән иде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов каршында эшчәнлек алып баручы Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы, совет әгъзаларын ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә актив эшләүләрен телибез.

Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексындагы  хезмәт хакының  торышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  республика  киңәшмәсендә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International