СПОРТ СУЛЫШЫ: Актанышта иң көчле волейболчылар билгеләнде (+ФОТОЛАР)

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

“Батыр” спорткомплексында Актаныш муниципаль районы оешма-предприятиеләренең волейбол ярышлары төгәлләнде. Финал уенында Татарстан кече нефть компаниясе белән балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе остазлары беренчелек өчен көч сынашты. Иң оста туп чөючеләр булып нефтьчеләр танылды. Икенче урында- спорт мәктәбе командасы, өченчедә- икенче Актаныш мәктәбе ир-егетләре.


Җиңүчеләрне район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев, Татарстанның атказанган спорт остасы Фирдәвис Әхмәтов, Актанышның тәҗрибәле волейболчыларының берсе Рәшит Габдуллин котлады. Уеннарда үзләрен бик яхшы итеп таныткан волейболчылар хөрмәтләнде. Иң яхшы сакчы- икенче Актаныш мәктәбеннән Руслан Булатов, иң яхшы һөҗүмче- спорт мәктәбеннән Рәзил Хәбибуллин, иң яхшы уенчы- кече нефть компаниясеннән Илнар Ибнеев, иң яхшы бәйләүче(связующий) исеменә спорт мәктәбеннән Илмар Исламов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International