Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы республика шәһәр һәм районнарында 2019 елда нәтиҗәле эшләгән Җәмәгатьчелек советларын билгеләде. Бәйгедә катнашып, Актаныш Җәмәгатьчелек советы өченче урын яулады.
Быел Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы оешуга 10 ел тулды, дистә ел дәвамында алып барылган эшчәнлек тә республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнгән иде.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов каршында эшчәнлек алып баручы Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы, совет әгъзаларын ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә актив эшләүләрен телибез.