АЯНЫЧ ЯЗМЫШ: Кадрия Насртдинова: “Бар да бар, тик сәламәтлек юк...”

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Уразай авылында гомер кичерүче Кадрия һәм Азат Насртдиновларның капкасын бәла һич уйламаганда кага. 2016 елга кадәр башкалардан берни белән дә аерылмый аларның тормыш юлы: авылда яшиләр, ике балага гомер бирәләр, хәләл хезмәт белән көн күрәләр.

Кызлары 2009 елда якты дөньяга аваз салган аларның. 2012дә нәсел дәвамчылары - ир бала алып кайталар. Ришат уллары кечкенәдән үк ушлылыгы, сәләтлелеге белән аерылып тора, дүрт яшендә язарга өйрәнә. Балалар бәхетенә куанып кына яшисе кебек тә соң, тик 2016 елның август аенда җай гына барган дөньяның асты өскә килә - көзән җыеру нәтиҗәсендә хастаханәгә эләккән Ришат аннан инвалид булып кайта. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү түгел, ятып та торырга, ашауга да сәләтсезгә әверелә балакай.

Улы өчен йөрәге янган ана баланың шушы хәлгә килүен дөрес дәвалау бирмәү нәтиҗәсендә, ди.

- Тумыштан шулай булса, бу кадәр өзгәләнмәс идек. Язмышка шулай язылган, дип кабул итәр идек. Ә монда йөгереп йөргән бала шушы хәлгә төшсен әле, - дип өзгәлә ана йөрәге.

Хастаханәдән Ришат 9 килограмм авырлыкка калып кайта. Баштагы мәлдә аның хәле тагын да авыррак була, гаилә көн белән төнне бергә кушып, бала янында даими кизү  тора. Хәзер инде бераз гына булса да алга китеш тоемлана.  Бүген ул,  терәлеп булса да, утырып тора.

Инвалидлар декадасы кысаларында, авыру Ришат янына район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе барды. Кадрия ханым белән сөйләшү барышында, баланы аякка бастыру мөмкинлеге хакында да сүз алып барды алар. Энгель Нәвап  улы  Ришатны тагын Казан табибларына күрсәтеп карарга кирәктер, бәлки, дигән фикерен дә җиткерде. Район җитәкчеле тәкъдим иткән ярдәмнән баш тартмый  Насртдиновлар. Чыннан да, ятып калганчы, атып калырга кирәктер.

- Безнең яшәүнең төп максаты – шушы балакайны ничек тә аякка бастыру инде, - дип, озатып калды безне Кадрия ханым.

Шушы бер гөнаһсыз бала бәхетеннән, бәлки, язмышның аяныч хатасын төзәтеп тә булыр әле. Кешене өмет яшәтә бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International