
Бүген Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Ел укытучысы-2020” конкурсының “Педагогик дебют” номинациясе буенча яшь укытучылар көч сынашты.

Баланың күңеленә үтеп керү һәм аны имгәтмәү өчен дә КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК һәм КАБАХӘТЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ техникасын бутамаска кирәк. Кабәхәтлекне, мәнсезлекне җиңү өчен дә аек тормыш тәҗрибәсе, зирәклек кирәк.

Ел ахыры җитте, җәмәгать! Хуҗалыклар ел башында куелган максат-бурычларына ирешә алдымы соң? Калган атна-ун көнне ничек кенә тартып-сузсак та, ел дәвамында “трай типкәннәргә” ул берничек тә ярдәм итмәячәк. Аеруча килешүгә карата МЭТ баш саннары планы буенча бирелгән вәгъдәләрнең “башка төшү” куркынычы зур – мал-баш санына карата заданиесе үтәлмәгән җәмгыятьләр терлеккә бирелгән субсидияләрне дәүләткә кире кайтарып бирергә мәҗбүр булачаклар. Кайтарып бирерлек рәтең калса - бирерсең, ә калмаса?

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 20 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күрү мөмкинлеге начарая;
төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил.;
- юлларда көчле бозлавык.
18 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә булып узган "English Art Festival"("Инглиз сәнгате фестивале") республикакүләм конкурс-фестивалендә Актаныш районының "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче Индира Багаутдинова - "Шигърияти әсәр декламациясе" номинациясендә - икенче, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Вокал әсәрен башкару" номинациясендә беренче урын яуладылар.

Балалар тәрбияче апалары
Гөлүсә Гыйльметдиновага, Роза Хуҗинага, әти-әниләренә рәхмәтле.
Ай нәтиҗәләре буенча, районда сөткә куелган иң түбән бәя Иске Сәфәр җирлегендә – 20 сум 06 тиен. Районда җитештерелгән сөт күләменә иң саллы өлешне керткән сәфәрлеләрне болай “зурлау”, сезнеңчә, Гөлнара Зимфир кызы, дөрес кебекме? Бүгенге көндә җирлектә савылган сөтне өч шәхси эшмәкәр җыя. Ни өчен бер җирлектә сөтне өч төрле бәядән кабул итәләр – бу сорау сезне бер генә дә борчымыймы?
.jpg)
Яшь көрәшчебез Фарис Хуҗин һәм тренеры Илфир Әнвәров әлеге чарада катнашып, “Ел спортчысы-2019” булып танылдылар һәм бүләкләнделәр.

Бүген – 19 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында еллык республикакүләм смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә автомобиль ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов халыкның хакимият белән төп контактлары нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә булуын һәм республика җитәкчелегенең муниципалитетлар эшен югары бәяләвен билгеләде.
Җиңүчеләр арасында Актаныш районының өч авыл җирлеге бар.

Яңа автомобильләргә Күҗәкә, Пучы, Чалманарат авыл җирлеге башлыклары лаек булды.
Руслан Краснов билгеләп үткәнчә, шул рәвешле башкала кунаклары үксез өлкәннәрне яңа ел бәйрәме алдыннан сөендерергә уйлаган.
Бөтендөнья татар конгрессы төрле төбәкләрдә җитештерелгән милли ризыклар күргәзмәсен оештырды.
Күргәзмәгә "Татар табыны-2019" бәйгесендә өченче урын яулаган Апач авылы кызы Айзилә Рәхмәтуллина чакыру алган.