18 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә булып узган "English Art Festival"("Инглиз сәнгате фестивале") республикакүләм конкурс-фестивалендә Актаныш районының "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче Индира Багаутдинова - "Шигърияти әсәр декламациясе" номинациясендә - икенче, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Вокал әсәрен башкару" номинациясендә беренче урын яуладылар. Балалар тәрбияче апалары
Гөлүсә Гыйльметдиновага, Роза Хуҗинага, әти-әниләренә рәхмәтле.