24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Ел башында биргәч вәгъдә, тору кирәк әйткән сүздә!

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

17 декабрь көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы ноябрь  аендагы югалту-табышларын барлады. Бу елдагы  24 форма-киңәшмәнең соңгысы Аккүз авылы мәдәният йортында гамәлләштерелде. Киңәшмәне үткәрү урыны яңа булса да, аның эшендә каралган мәсьәләләр залда утыручылар өчен гадәти иде: шул ук терлек баш саны, бозау алу, керем-чыгым, савылган сөт күләме... Ай саен күрсәткечләрдәге саннар гына үзгәреп тора.

Ел ахыры җитте, җәмәгать! Хуҗалыклар ел башында куелган максат-бурычларына ирешә алдымы соң? Калган атна-ун көнне ничек кенә тартып-сузсак та, ел дәвамында “трай типкәннәргә”  ул берничек тә ярдәм итмәячәк. Аеруча килешүгә карата МЭТ баш саннары планы буенча бирелгән вәгъдәләрнең “башка төшү” куркынычы зур – мал-баш санына карата заданиесе үтәлмәгән җәмгыятьләр терлеккә бирелгән субсидияләрне дәүләткә кире кайтарып бирергә мәҗбүр булачаклар. Кайтарып бирерлек рәтең калса - бирерсең, ә калмаса?

1 декабрь көненә районда  34 562 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 32 858е  җәмгыятьләрнеке булса, ике меңгә якыны фермер хуҗалыкларында тәрбияләнә. Саннар саллы күренсә дә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, алар кимүдә. Юкса, хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләре, ел башында мал-баш санын киметергә түгел, киресенчә, арттырыга сөйләшкән кебек идек. Ел кыскармады, шул ук 12 ай белән исәпләнде, әллә соң хәтер кыскардымы? Район буенча 294 баш терлек кимегән. Моның өчен иң зур “рәхмәтне”  СПСК “Агыйдел”гә (-218), “Әнәк” агрофирмасына (-163), “Башак” (-156) һәм “Саф” хуҗалыкларына әйтергә  кирәк.

Ел башы кисеме белән чагыштырганда да киметүчеләр исемлегенең түрендә “Башак”, “Агыйдел” җәмгыятьләре, “Әнәк” агрофирмасы. Ел ничек кенә килсә дә, “Наратлы”, “Нур”, “Ташкын”, “Саф”, “Тамыр”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Чишмә” агрофирмасы терлек мал-баш санын саклап калуга ирешкән. “Актаныш” агрофирмасы, “Чишмә”, “Алга”, “Таң”, “Эконом”, “Нигез”, “Чиялек” хуҗалыклары малларны арттыру юнәлешендә уңышлы эшчәнлек алып барган. Соңгы ай эчендә генә дә 71 баш терлекнең үлеменә юл куелган. 11 айга бу сан 870кә тәңгәл.

Кыскасы, ел ахырында кайсы санга гына барып тотынма, ул МЭТ баш санына карата задание үтәлешенә барып тоташа. Нәкъ шушы вакытта дәвалыйсы урынга бракка чыгарылган сыерлар, тиешенчә тәрбия күрми үлеп киткән бозаулар, иткә озатылган терлекләрнең кадере аңлашыла башлый. Аларның санына каплатырга кул җитмәгән малкайларны да өстәсәк, килешүнең үтәлеш статистикасы шактый үзгәреш кичерер иде, мөгаен.  Тик кулда андый мөмкинлек юк. 24 форма-киңәшмәдә утыручылар хозурына тәкъдим ителгән  таблицаны анализлаганнан  соң, кайсы хуҗалыкның ел дәвамында җиң сызганып эшләгәне, кайсыларының бу эшкә бармак аша караулары аерым-ачык күренде.

“Нигез”, “Чиялек”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар яңа елга тыныч күңел белән керә – алар  килешүне үтәп чыкканнар. “Чишмә”, “Таң” хуҗалыклары рәисләренең дә йокылары тыныч икәненә шигем юк – бүген булмаса, алар инде  иртәгә  куелган планны үтәп чыгачак.

“Наратлы”, “Алга”, “Нур”, Саф”, “Эконом” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары да, фаразлар буенча, 2020 елга кадәр килешү шартын башкарачак. Санап үтелгән хуҗалыклар өчен хафаланасы түгел.

Тик менә районның биш хуҗалыгына, МЭТ баш санына карата задание үтәлеше буенча,  хәтта яңа  ел могҗизасы да ярдәм итәр төсле түгел.  Сүз “Ташкын”, “Тамыр”, “Башак” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы, СПСК “Агыйдел” хакында.  Әлеге җәмгыятьләрдәге  саннар, чыннан да, уйланырлык.  “Башак” хуҗалыгының гына килешүне  үти алмавына җитди сәбәп бар, ул да булса,  хуҗалыкның яшәешен  шактый какшаткан йогышлы авыру.  Агымдагы елның унбер аена ясалган нәтиҗәдән күренгәнчә, “Башак”ның планга карый 249 баш терлеге җитми. Әмма җәмгыять 2020 елның җәй айларына  ярыйсы ук яхшы үрчем фараз итә, димәк, тернәкләнеп китүенә өмете ныклы аның.

“Ташкын” хуҗалыгы бүгенге көнгә 88 баш “минус” бирә - 11 көн эчендә генә йөзгә якын малны каяндыр алу шиклерәк. “Тамыр” хуҗалыгының задание үтәлешендәге җитмәүчелек -  149 баш МЭТ. СПСК “Агыйдел”нең дә үз хәле хәл.  Райондагы хатын-кыз җитәкләгән бердән-бер җәмгыятьнең 260 баш терлеге “минус”та. Ләкин бүгенге көнгә план үтәлеше буенча иң гаҗәпләндергәне – “Әнәк” агрофирмасы. Ел башыннан ук бөтен район хуҗалыкларына үрнәк итеп куелган, алай гына да түгел, алгарыш символы булган “Ат” сынын 24 форма-киңәшмәдә  берничә тапкыр даулап  ук алган җәмгыятьнең  план итеп куелган санга чыга алмавы урынлы борчу тудыра. Хәер, соңгы айларда ”Әнәк” сөтчелектә дә үзенең ныклы позицияләрен шактый какшатты. Бу, билгеле, районның сөт җитештерү тармагында чагылыш тапмый калмады. Район җитәкчелеге тарафыннан багланган өметләрне аклый алмады “Әнәк” агрофирмасы. Юкса, җәмгыятьнең бер ел дәвамында 11 ай рәттән “Ат” сынын үзләрендә тотып,  ут уйнаткан чакларын күпләр хәтерли торгандыр.  Кызганычка каршы, бу елның соңгы киңәшмәсендә агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев, җитди сәбәпләр аркасында, катнаша алмады. Килеп туган вәзгыятькә аңлатманы шәхсән аның үзеннән ишетәсе килгән иде. Аның каравы, “Әнәк” агрофирмасының баш зоотехнигы Эмиль Туктаров  ситуациягә үз күзлегеннән чыгып ачыклык кертте.

 Белгеч сөтнең кимү   сәбәбен лактация чоры һәм байтак сыерларның буазлыгы белән аңлатты. Сыерлар бозаулап беткәч , сөтнең артачагын чамалау өчен зоотехник та булу кирәкми анысы.  Тик менә ни алырга планлаштырылган бозау санын, ни килешүдә күрсәтелгән терлек баш санына чыгачак срокны атый алмады Эмиль әфәнде. Юкса, эш дип янып йөргән зоотехник  мондый мөһим саннарны төнлә уятып сорасалар да,   әйтеп бирә алырга тиеш кебек. Ул бит аның ипие! Терлек  санын арттыруда башлап йөрергә тиеш булган  белгечнең бөтенләй дә мал-баш санын арттыру яклы булмавы тәмам гаҗәпләндерде.

- Безгә баш санын арттырмаска иде. 4 200 тирәсенә җиткерә алсак, шул җитә, - дип белдерде Эмиль Шамил улы. Җиткерә алсагыз шул менә! Терлекне бетерү генә тиз шул, баш санын кабат торгызу тулы зал алдына басып, берни белән дә дәлилләнмәгән фикерне  белдерү кебек җиңел генә башкарылмый! Аның нигезендә айлар, хәтта елларга сузылган  авыр хезмәт ята!  Хәер, моны аңлатып тору кирәкме икән?

Кызык, ел башында килешүдәге саннарга ирешәчәгенә ныклы ышанычы булган агрофирма мондый нәтиҗәгә кайчанрак килде икән? Гомумән, Фарис Гаязович бу сәясәт белән үзе хәбәрдармы?

Сүз уңаеннан, әллә очраклылык иде, әллә башка сәбәпләр, 24 форма-киңәшмәдә нәкъ менә килешүгә карата терлек мал-баш саны йөзләр белән исәпләнгән җитмәүчәнлеккә ия хуҗалык рәисләренең берничәсе  күренмәде. Кайбер хуҗалык җитәкчеләрен семинарларда да очратып булмый кайчак. Нәрсә бу? Битарафлыкмы, әллә нәтиҗәләр белән килешмәүме? Килешмәү кебек тоелмады үзе, киңәшмә барышында слайдлар аша күрсәтелгән саннарга,эш күрсәткечләренә залдан  дәгъва белдерүчеләр булмады.

Ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгың акчалата  премияләренә ия булды. Бу юлы алгарыш символы булган ат “Актаныш” агрофирмасына юл алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International