Гаилә һәм тәрбия мәсьәләсе – гомерлек проблема. Чорына карап, гаиләдәге проблемалар да, бала һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәт тә, баланың тәрбиялелеге дә үзгәрә. Мәктәп-бакчаларда да балага белем бирү белән беррәттән, тәрбия мәсьәләсе бүген иң борчыганы, үзәккә үткәне. Тәрбиясезләр һәм мәгънәсезләр заманында, кабахәтләр белән көн дә очрашып, үзеңнең йөрәгеңне, күңелеңне, кешелеклелегеңне сакларга тырышып яшисең. Күңел бит ул бик нәфис төшенчә, бәгырь кату, дигән әйбер дә бар. Балаларыңны, оныкларыңны КЕШЕ булырга өйрәтү өчен дә үзеңдәге шул сыйфатларны югалтмау кирәк. Баланың күңеленә үтеп керү һәм аны имгәтмәү өчен дә КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК һәм КАБАХӘТЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ техникасын бутамаска кирәк. Кабәхәтлекне, мәнсезлекне җиңү өчен дә аек тормыш тәҗрибәсе, зирәклек кирәк.
Бүгенге җәмгыятькә реаль күзлектән карасак, тәрбиясез ата-аналар гына түгел, тәрбиясез әби-бабайлар буыны үсеп җитте. Үзеңдә булмаганны башкаларга, бигрәк тә балаларга биреп булмый. Буш җаннан алыр әйбер дә юк бит.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары белән очрашты бүген. Районда 8 шундый гаиләдә 30 бала тәрбияләнә. Ә аларда тәрбияләнүче балалар кечкенәдән үк шул олыларның кабахәт дөньясында бер яклаусыз калган, имгәтелгән күңелләр, яралы язмышлар, ташланган балалар. Дөньяга карашлары начарлык аша формалаша башлаганлыктан, яхшылыкка да шикләнеп карыйлар алар. Аннан соң, үз баласын якын иткән һәркем дә чит-ят канны, нәселне үзеңә сыендырып, аны үз баласы кебек кабул итә алмый! Тәрбиясезләрдән тәрбиягә алып, баланы үстерергә тырышканда да тәрбиясезләр белән очрашкан АТА-АНАЛАР белән күреште Энгель Нәвап улы. Рәхәт сөйләшү түгел ул һич тә. Тыныч үтсә дә, сөйләшүдә күңел бикләрен ачып, йөрәгең белән ишетеп, күңел күзең белән күреп аралашырга кирәк. Ата-аналар да ихлас булды, күңелдәгесен ачып салдылар. Безнең дә аңлап кабул итү кирәк. Аларны борчыган темалар һәр гаиләдә бар. Безнең балалар күңеленә дә яхшылык та, начарлык та тигез салынган. Имин гаиләләрдә тәрбия алган бала да көтелмәгән хәлдә калганда үзен ничек тотарга белми. Өйрәтелмәгән ул үзен һәм кешелеклелеген кабәхат дөньяда сакларга! Соңгы арада балалар арасында төркемнәргә берләшү шаукымы да шуның бер мисалы. Бала үзен экстрен хәлдә тота белми – моны танырга кирәк. Йомшак күңелле - теплица шартларында үскән баланың кабахәтлеккә каршы тору техникасы юк! Аны бик тиз куркытып сындырып була. Төркемнәр бар икән, бу – без, өлкәннәр, тәрбияне дөрес бирмибез дигән сүз. Тәрбия дөрес бирелсен өчен, ата-ананың, бакчаның, мәктәпнең, җәмгыятьнең пычрак дөньяның, проблемаларының эченә керергә, өйрәнергә, үзеңә шул пычраклыктан чыга белергә һәм балага дөрес итеп шуны өйрәтергә кирәк. Китап укып кына тәрбия биреп булмый, тормышта тулы канлы яшәү кирәк. Ә тормышта начарлык та, яхшылык та тигез. Бала үзенең яхшы ягы белән дә, начар ягы белән дә идарә итә белерлек булып үссен. Бала кеше түгел, олы кеше дә үзең тота белми андый очракларда. Яраклашу, маска кию бар, ә менә тулы канлы итеп яши белү юк!
Авыр гаиләләр ул – тәрбиясез һәм тәҗрибәсез гаиләләр. Аларда проблема бөтен барлыгы белән бүселеп чыккан. Авыр гаилә дә, тәҗрибәле була икән, ул – алдаша, яраклаша, маска кия, проблеманы читкә чыгармый. Менә ни өчен кирәк бүген безгә сыендыручы гаиләләрдә бала тәрбияләүче ата-аналарның тормыш тәҗрибәсе, алар проблемасы һәм аларны хәл итү! Бу – без, бу безнең яшерелгән һәм күрергә теләмәгән проблема. Көндәлек тормыш!
(ачыктан-ачык сөйләшү мизгелләре инстаграмда, “Актаныш – безнең ZAMAN” төркемендә).