ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2020 ел
җомга

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә, 2020 елның 29 мартында «Административ хокук бозулар турында кодексының 14.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль Закон (алга таба – 56-ФЗ номерлы федераль закон) үз көченә керде.

56-ФЗ номерлы федераль закон белән  РФ КоАПның 14.8 статьясы тулыландырылды ( 5 нче өлеш). Аның нигезендә кулланучыга сәламәтлеге торышына яки тормыш эшчәнлеген чикләүгә бәйле сәбәпләр аркасында товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) бирүдән баш тарткан очракта административ җаваплылык каралган.

Әлеге система яшьләргә ел әйләнәсе вакытлы һәм сезонлы эш урыннары табарга мөмкинлек бирәчәк. Проектны тормышка ашыру яшьләрне эшкә урнаштыру, яшь белгечләргә карьера булдыру, яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру, потенциаль эш бирүчеләр челтәрен киңәйтү һәм эш бирүчеләрне тикшерелгән яшь белгечләр белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

2020 елның 1 июленнән Россиядә аяк киемен һәм тәмәке эшләнмәләрен мәҗбүри цифрлы маркировкалау кертелде. Шушы датадан сатарга күчерелгән товарлар булмаса, Data Matrix кодлары тыела.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов иң яхшы әзерлекле ун комбайнчыга биш мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды. Әлбәттә, әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булырга теләүчеләр ун тапкырга күбрәк булып чыкты. Чөнки район хуҗалыкларыннан 90 комбайн 2020 нче ел уңышын кырлардан җыеп алачак. 

 

ФБДУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлаштырылган ремонт эшләре графигы нигезендә, Актаныш торак пункты филиалы объектында, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, 2020 елның 4 августында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт-профилактик эшләр башкарылачак.

Татарстанда  җәйге чорда тәүлегенә ике-өч кеше үз үлемен сулыклардан "таба". Аномаль кызу торган шушы көннәрдә генә дә республикада 38 кеше батып үлгән. Саннар сагайтып кына калмый, алар куркуга сала.

 

ТР Министрлар Кабинетының бу хактагы 14 июль карарында әйтелгәнчә, ут чыгу куркынычы белән бәйле, алдагы 21 көн эчендә урманнарга транспорт белән керү тыела.

Бүген Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы  Илгиз Рәшитов Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты. Очрашу барышында  Илгиз Айрат улы “Хәвефсез җәй”  дигән темага чыгыш ясап, балаларны җәйге чорда сак булырга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International