ҖИТДИ СӨЙЛӘШҮ: Су фаҗигаләрен кисәтүдә җирлек башлыкларының ярдәме җитми!

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда  җәйге чорда тәүлегенә ике-өч кеше үз үлемен сулыклардан "таба". Аномаль кызу торган шушы көннәрдә генә дә республикада 38 кеше батып үлгән. Саннар сагайтып кына калмый, алар куркуга сала.

Кызганычка каршы, Актаныш районында  да ел саен гомерен суда чикләүчеләр булып тура. Узган ел шул рәвешле дүрт райондашыбызны югалттык. Иң аянычы: алар арасында 8 яшьлек бала да бар. Бала үлеме белән тәмамланган су фаҗигасе узган ел Татар Суыксуы җирлегендә теркәлде. Актаныш, Пучы, Ахун авылларында да берәр кеше батып үлде.

2020 елның җәе дә бу яктан искәрмә булмады: 27 июнь көнне  Мәсәде җирлегендә 1978 елгы  ир-ат су корбанына әверелде. Аның  хәмер кулланган булуы да мәгълүм. Бүген хакимият бинасында оештырылган  гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы да шушы темага багышланды. 

103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов чыгышы да вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди булуын дәлилләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, суга бату куркынычы беренче чиратта балаларга янаса,  хәмер кулланган хәлдә су коенучылар да риск төркемендә.

Шушы көннәрдә Яр чаллыда теркәлгән фаҗига да сагаерга мәҗбүр итә: ир-ат 5 яшьлек баласы белән су коенырга бара. Кәеф-сафа корып утырган ир бер арада баласының суга бата башлавын күреп ала һәм, үзенең исерек булуына карамастан, нарасыен коткарырга ташлана. Нәтиҗәдә, алар әтиле-уллы батып үләләр.

Район коткаручылары чаң суга: аномаль эссе һава торышы урнашу сәбәпле, су буйларында ял итәргә йөрүчеләр саны арта бара.  Кызу чигенергә җыенмый, йөзә белми торып, суга керү үз гомереңне күрәләтә куркыныч астына кую, дип кисәтә алар.

Районда махсус су керү урыннары булмау вәзгыятьне тагын да катлауландыра. Су керү тыелган урыннарның күпчелегендә бернинди кисәтү билгеләре, аншлаглар юк. Бу нисбәттән җирлек башлыкларына җитди таләп куелды: тиз арада авыллардагы сулыклар тирәсенә аншлаглар урнаштырырга!  Район җитәкчелеге кушканга гына түгел, шулай тиеш булганга, хөрмәтле җирлек башлыклары! Булган аншлагларны  яңартырга, камыш-печәннәрдән арындырырга кирәк. Аншлагларның урыны – елга, күл буйларында, җәмәгать!  Сыер көтүе йөргән аланда аларның хаҗәте юк. Әлеге кисәтү чаралары кеше гомерләрен саклап калуда мөһим роль уйный – шуны аңласагыз иде.

Сүз уңаеннан, районның елга-күл буйларында  рейдлар көчәйтеләчәк. Су керү тыелган урыннарда коенучыларга штрафлар яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International