«Совет стажы» 2010 елда ук исәпкә алынды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.

         Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсион хокукларын бәяләү эше массакүләм  рәвештә  2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта  Пенсия Бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде.

         2010 елдан башлап  пенсияләр  валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк.

         Өстәмә түләүләрне еш кына гражданнарга төрле юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар Пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан  совет чоры стажы исәпкә алынган  һәм пенсияләргә бернинди  өстәмә түләү тиеш түгел  дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә  пенсионер  акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә.

         Шунысына игътибарыгызны юнәлтәбез, Пенсия фонды пенсионерларның законлы никахта бергә яшәгән юбилейларына да өстәмә акча түләми

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International