Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә, 2020 елның 29 мартында «Административ хокук бозулар турында кодексының 14.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль Закон (алга таба – 56-ФЗ номерлы федераль закон) үз көченә керде.
56-ФЗ номерлы федераль закон белән РФ КоАПның 14.8 статьясы тулыландырылды ( 5 нче өлеш). Аның нигезендә кулланучыга сәламәтлеге торышына яки тормыш эшчәнлеген чикләүгә бәйле сәбәпләр аркасында товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) бирүдән баш тарткан очракта административ җаваплылык каралган.