Яшьләрне эшкә урнаштыруда «Яшьләргә эш» электрон системасы эшли башлады

2020 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы яшьләр  эшләре  министрлыгы   Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге белән берлектә яшьләрне эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча «Яшьләргә эш» электрон системасы эшли башлавы  турында хәбәр итә.  Әлеге система яшьләргә ел әйләнәсе вакытлы һәм сезонлы эш урыннары табарга мөмкинлек бирәчәк. Проектны тормышка ашыру яшьләрне эшкә урнаштыру, яшь белгечләргә карьера булдыру, яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру, потенциаль эш бирүчеләр челтәрен киңәйтү һәм эш бирүчеләрне тикшерелгән яшь белгечләр белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

 

Проект эш эзләү, стажировка   һәм практика узу өчен иң яхшы практикаларның уникаль берләшмәсе булачак һәм яшьләргә эш эзләүдә һәм карьера төзүдә мөмкинлекләр бирәчәк.

 

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә сайтта түбәндәге сылтама буенча актив теркәлүегезне сорыйбыз https://rabota.tatar/  .

 

Порталның рәсми эше 2020 елның 1 июлендә башланды. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 231-82-27, 8-917-299-31-50 телефоннары буенча алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International