Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов иң яхшы әзерлекле ун комбайнчыга биш мең сумлык акчалата премия тапшырды(видеорепортаж)

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов иң яхшы әзерлекле ун комбайнчыга биш мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды. Әлбәттә, әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булырга теләүчеләр ун тапкырга күбрәк булып чыкты. Чөнки район хуҗалыкларыннан 90 комбайн 2020 нче ел уңышын кырлардан җыеп алачак. 

Комбайнчылар махсус комиссия каршында ике кат имтихан тотты. Бер атна алдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев белән техник күзәтчелек инспекторы Илдус Хәкимов һәр хуҗалыкка барып, кыр корабларын иярләячәк механизаторларның теоретик белемнәрен сынады. Сорауларга җавап биреп, тест биремнәрен үтәгәннән соң имтихан тотучыларга баллар куелды. Икенче өлеш- гамәли сынау Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды. Комбайннарны тикшерү вакытында беренче чиратта техник торышы энә күзеннән үткәрелде. Урып та, сугып та күрсәтте куәтле машиналар. Тәҗрибәле белгечләр комбайннардагы хилафлыкны тиз күреп алды. “Татагролизинг” АҖ баш инженеры Нурсил Вәлиев та комиссия әгъзасы буларак механизаторларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Беренче зонага “Чишмә” хуҗалыгы, “Чишмә” агрофирмасы һәм “Тамыр” хуҗалыгы комбайнчылары арасыннан 5 мең сумлык премиягә Илнур Шәйдуллин лаек булды. Илнурның әтисе Шәүкәт абый да алдынгы комбайнчы. Улының уңышларында аның да өлеше зур.

Комбайннар парадында техник яктан ныклы әзерлек белән килгән комбайнчыларга берәр мең сум күләмендә премия тапшырылды. Комбайнның бөртек коелырдай өлеше томаланган урыннарның калмавы игътибар үзәгенә алынды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгын булдыру чаралары- боларына да ныклы игътибар юнәлтелде.

Барлыгы сигез зонада комбайннар парадка тезелгән иде.  Караулардан соң озак еллар комбайн иярләп басу-кырлар иңләүче өлкән яшьтәге механизаторлар белән беррәттән яшьлек дәрте ургып торган игенчеләр дә хөрмәтләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International