ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов эшкә килгәндә авыл халкының аңа бик күп бурычларын йөкләвен дә искә алды. “Бу кадәр эшкә алынмас, качар сельсоветтан, дип уйлаган идем»,- ди. Марсель абый качарга уйламаган, киресенчә, эшнең җаен алып, авылга файда китерергә тырыша. Иске Айманда урамнар төрле тарафка таралып урнашкан. Урамнарны тоташтыра торган күпер- басмаларны яңартканнар. Авылга терәлеп торган нарат урманында чаңгы трассасы салыначак. Халык матурлыкны күрә, аңлый, тагын таләп итә: шул рәвешле бакча артындагы тигәнәкләр чабыла, тротуар җәелә, кайбер хуҗалар бәрәңге бакчасы артындагы коймасын профнастил белән тотып куя- ИСКЕ АЙМАН ЯҢАРА! Иске мәктәп территориясенә дә планнары бар башлыкның- Сабантуйлар үткәрә торган алма бакчасын ясарга исәбе. Исеме генә алма бакчасы, паркта алмасы да, грушасы да үсәчәк, авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып күңелен ял иттерә торган урын булачак биредә.

12 ноябрьдән Актанышта фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. 2020-2021 уку елының олимпиада хәрәкәктенә укучыларыбыз яхшы әзерлек белән кереп китте. Традиция буенча, быел да һәр фән олимпиадасы үткәннән соң, мунципаль этапта җиңү яулаган һәм призер булып танылган укучылар район үзәгенә чакырылып хөрмәтләнә. 18 ноябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында математика фәне буенча үткән олимпида нәтиҗәләре аталып, югары уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде. 

Пучы зиратын узган ел 67 сотыйга арттырырга мәҗбүр булалар. Мәрхүмнәрне җирләгәндә дини йолаларны үтәү өчен уңайлыклар тудыралар. Зират йорты төзиләр. Материалны үзара салым акчасына сатып алалар, Нур Баян исемендәге хуҗалык төзүчеләре сафка бастыра. Җеназа вакытында төрле һава торышы була, яңгыр яуганда, буранда догалар укыганда мәрхүмне куеп торырга каплама ясыйлар. Хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бина төзеп куялар. Зиратка керү урынына биш КамАЗ машинасы арбасы асфальт бөртеге салалар.
Нияз Нуретдинов, авылдашы Фазлыев Рәшитнең халыкны туплап, өмәләр үткәрүдә ярдәмче булуын билгеләп үтте.

Районның баш табибы хәбәр иткәнчә, Актанышта коронавирустан түләүсез дәвалану бүгеннән -  18 ноябрьдән башлана. Бушка билгеләнгән даруларны кабул итүне дәвалаучы табиб контрольдә тотарга тиеш булачак.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Пучы җирлеге элек-электән Актаныш районының капкасы булды, хәзер исә Татарстанның Беренче  президенты туган төбәккә аеруча җаваплылык өстәлә. Әнәк авылында быелгы җәйдә ачылган “Бабайда кунакта” ял паркына Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең  дә күпләп килүе күзәтелә, кыскасы, Пучы-Әнәктән халык өзелмәячәк. Шушы ике авылга карап Актаныш районына бәя бирелә. Авылны чиста, пөхтә,төзек итеп тоту җирлек халкының, җитәкчелекнең патриотик бурычы булып тора.  

- Эшләнгән эшләр күп, эшлиселәре тагы да күбрәк,- дида җирлек башлыгы Нияз Нуретдинов бүгенге киңәшмәдә.

КӨН КАДАГЫНДА- ХАЛЫК ИМИНЛЕГЕ: Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район җитәкчелеге белән атналык киңәшмә уздырды (ВИДЕО)


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Нур Баян исемендәге хуҗалыкта авыл хуҗалыгы семинарында катнашты.

Җәмгыятьләр бүген нинди сулыш белән яши? Аларның чишелми калган проблемалары юкмы? Терлекчелек тармагы көтелгән нәтиҗәләрне бирәме? Игенчелек тармагы өметләрне акладымы? Хуҗалык кышкы чорга ныклы әзерлек белән керәме? – бүгеннән район хуҗалыкларында башланып киткән семинарлар әлеге сорауларга бирәчәк.

Атналык киңәшмә кысаларында бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов үзйөрешле һәм тагылма техникалар белән бәйле  вәзгыятьне анализлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International