ҖИТДИ СӨЙЛӘШҮ: Илдус Хәкимов: “Трактор-прицеплар фаҗига чыганагына әверелмәсен – кеше гомерләре өзелмәсен!”

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Атналык киңәшмә кысаларында бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов үзйөрешле һәм тагылма техникалар белән бәйле  вәзгыятьне анализлады.

2020 елда Татарстан буенча трактор һәм тагылма техникалар катнашында 20 һәлакәт теркәлгән. Шуларның икесе Актаныш районына туры килә. Ел эчендә республика буенча әлеге фаҗигаләрдә биш кешенең гомере өзелгән. Кызганычка каршы, бер очрак Актанышта теркәлде. 11 ноябрь көнне кеше үлеменә китергән юл фаҗигасендә прицеплы трактор да катнашкан. Иң аянычы, “Нур” хуҗалыгы техникасының яктырткыч җиһазлары тәртиптә булмаган. Юкса, әлеге кимчелекне төзәтү буенча трактор йөртүчегә кисәтүләр дә ясалган.

Илдус Мәхиян улы ассызыклап үткәнчә, трактор һәм тагылма техникалар катнашында теркәлгән фаҗигаләрнең төп сәбәбе: зур габаритлы авыл хуҗалыгы техникасының федераль, региональ, район юлларына чыгуы һәм электр җиһазларының төзек булмавы.

Бүген инде район  буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов кышкы чорда тракторларны трассага чыгудан чикләү таләбен куя. Кайбер хуҗалыкларда үзйөрешле техника белән терлекләргә азык китерелә, тирес түгелә –җәмгыятьләр белән бу юнәлештә җитди сөйләшүләр булган.

Сүз дә юк, үзйөрешле һәм тагылма техника ел саен техник күзәтү үтә, кимчелекләр ачыкланган очракта, аларны тулысынча бетерү дә ныклы контрольдә. Әмма техник күзәтүгә дә кайбер юридик затлар, шәхси гражданнар битарафлык күрсәтә.

Мисал өчен, бүгенге көндә Актаныш районында 2 150 авыл хуҗалыгы техникасы исәпләнә. Бу – рәсми теркәлгән техника гына! Шуларның 987се – юридик затларныкы булса, 1 163е  шәхси секторга туры килә. Тик менә шушы ике меңнән артык техниканың 435е техник күзәтү үтмәгән. Ягъни шушы 20 процент техника юлга чыкса, аларның нинди фаҗига китереп чыгарырга сәләтле икәнен дә белмибез без! Менә шушысы куркыта да инде. Тагын бер җитди факт: техник күзәтү үтмәгән техниканың 361е (31 %) шәхси гражданнарныкы.

Илдус Хәкимов билгеләп үткәнчә, үзйөрешле һәм тагылма техниканың төзеклеге техник карауда бәя ала, әмма алар  ел әйләнәсе даими контрольдә булырга тиеш. Ниндидер кимчелекләр ачыклана икән, транспорт хуҗасы әлеге техника белән  федераль, региональ юлга чыгу түгел,  гомумән, урыныннан да кузгалырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, районның бу юнәлештә кеше гомерләре белән түләнгән тәҗрибәсе бар – башка хаталанырга ярамый!  

 

Сүз уңаеннан, Илдус Мәхиян улы җирлекләрдә барган техник күзәтүләр буенча да вәзгыятькә ачыклык кертте. Шәхси транспортларга техник күзәтү үткәрелгән җирлекләрне яшел һәм кызыл зоналарга бүлеп күрсәтте ул. Кәзкәй, Иске Богады, Аккүз, Иске Байсар җирлекләрендәге шәхси үзйөрешле һәм тагылма техниканың техник торышы канәгатьләндерми район  буенча баш дәүләт инженер-инспекторын.  Аеш җирлеге, гомумән, иң начар күрсәткеч бирә.

Киңәшмә барышында юллардагы куркынычсызлык кат-кат искәртелде. Бу нисбәттән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы белән ЮХИДИ вәкилләре тарафыннан рейдлар даими төс алачак  – юл хаталарны гафу итми!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International