Актаныш районының терлекчелек тармагы ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый. 12 ай дәвамында игътибар үзәгендә ул.
Җәмгыятьләр бүген нинди сулыш белән яши? Аларның чишелми калган проблемалары юкмы? Терлекчелек тармагы көтелгән нәтиҗәләрне бирәме? Игенчелек тармагы өметләрне акладымы? Хуҗалык кышкы чорга ныклы әзерлек белән керәме? – бүгеннән район хуҗалыкларында башланып киткән семинарлар әлеге сорауларга бирәчәк.
Бүген тәүге семинар Нур Баян исемендәге хуҗылыкта үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән мондый чаралара һәр җәмгыятьне колчлаячак. Өстәвенә, хуҗалык рәисләрен туплаган мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен җирлек буларак та кабул ителә. Шуңа күрә аның әһәмияте, һичшиксез, зур.