Узган шимбәдә яз кояшы да ныграк елмайды, җилләр дә тынып торды кебек. Әйтерсең, табигать тә хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Районның алдынгы хатын-кызлары өчен уздырылучы бәйрәм чарасында быел да гүзәл затларыбызга мәдхия җырланды, ихтирам-хөрмәт күрсәтелде.