ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2012 ел
җомга
Актанышта 28-30 сентябрь көннәрендә Яшьләр форумы - 2012 уза.

Беренче Бөтенрәсәй  “Иң яхшы татар теле дәресләре” бәйгесендә безнең Актаныш районыннан 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашып, Л.Әһлетдинова (Актанышның 1 санлы мәктәбе укытучысы) һәм А.Шакирова (Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы) 3 дәрәҗә диплом, 11 укытучы сертификат белән бүләкләнделәр.


25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Актанышның 57 бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту программасы нигезендә сафка баскан өр-яңа “Җиңүнең 65 еллыгы” урамы, ерактан ук, су тамчылары төсле бер-берләренә ошаган йортлары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Әлеге урамнар артында җәйрәп яткан иркен яланда исә бик тиздән яңа “Нөркә” бистәсе калкып чыгачак.
22 сентябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
1998 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Рәсәй беренчелегенә ярышлар башланып китте.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Авария хәлендәге йортларга капиталь ремонт программасы нигезендә, 2012 елда Актаныш муниципаль районы Киров җирлегендә 6 гаиләгә йортлар төзелеп, бүген әлеге йортларның ачкычлары тантаналы рәвештә хуҗалары кулларына тапшырылды.
Татар зыялыларын тәрбияләүче гуманитар гимназия эшчәнлеге белән танышу; өйрәнү мәктәбе буларак, милләтпәрвәрләрне тәрбияләү юнәлешенең яңа алымнарын барлау; укучылар белән якыннан аралашу максатында, 19 сентябрь көнне “Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе”нә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закиров  килде.

18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

13-15 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә җиңел атлетика буенча  чемпионат һәм Татарстан беренчелегенә ярышлар узды.  Бәйгеләрдә барысы 4 шәһәр һәм 8 авыл районнары җыелма командалары үзара көч сынашты. Актаныш БЯСМ йөгерешчеләре чарада катнашып, 2 урынны яулап кайттылар.

13-16 сентябрь көннәрендә Казанда  2000 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кыз-малайлар арасында өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” («Надежды Республики Татарстан») турниры узды. Ярышта республиканың 18 районыннан һәм Казан шәһәреннән 205 спортчы катнашты. Актаныш БЯСМнән остазлары Б.Солтанов җитәкчелегендә 4 спортчы катнашып, җиңү яулап кайттылар.

22 сентябрь көнне Актанышта  милли көрәш буенча  Марсил  Гыйләев истәлегенә  багышланган турнир узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International