ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга

Бүген, 18 апрельдә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир башланды.

16 апрель көнне “Янаул“ хуҗалыгында зур гамәли сөйләшү узды. Инде башланып киткән язгы кыр эшләренең сыйфатына нигезләнгән әлеге киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләреннән кала, игенчелек тармагында хезмәт куйган баш белгечләр дә катнашты.

 
 

Быелның гыйнварында ачылган күпфункцияле үзәк аша 3 айда 2000нән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелгән. Бүген анда 50 төрле хезмәт күрсәтелә. Ел ахырына аларның санын 120гә җиткерергә уйлыйлар.

 
 

Хэрби-патриотик тэрбия эшендэге юнэлешлэрне тагыда югарырак кутэру, райондаш егетлэребезнен хэрби бурычларын утэудэге хезмэтлэре белэн якыннан ташышу максатыннан узган атнада мин - район Башлыгынын мобилизация эшлэре буенча ярдэмчесе Н.А.Загертдинов хэм Татарстан Республикасынын райондагы хэрби комиссариат булеге житэкчесе Ф.Г. Усманов, узган елдагыча Оренбург шәһәрендэ урнашкан 33860 санлы хэрби частьтэ булып кайттык.

“Батырлык урыны – Әфганстан” Республика конкурсында җиңү яулаучылар бүләкләнде.

Декларацияләрне 30 нчы апрельдән дә соңармый тапшыру зарур

Бүген, 18 апрельдә  Минзәлә  шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлекчәсе праймеризның чираттагы этабын үткәрде, ул якынча тавыш бирү инструменты булып тора һәм аны “Бердәм Россия” партиясе үз эшендә файдалана.

18 апрельдә  "Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне"нә карата массакүләм чара әзерләнде һәм җирле радиотапшыруда чыгыш ясалды.  

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2014 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.

Хөрмәтле укучыларыбыз, яшь каләмчеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International