Бүген, 18 апрельдә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир башланды.
Турнирны тантаналы ачу вакытында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ТР Федерациясе башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хайруллин, ярышларның башка мактаулы кунаклары катнаштылар.”Сездән матур һәм гадел көрәш көтәбез,-диде Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, яшь батырларны сәламләгәннән соң.-Турнир җәрәхәтләрсез һәм югалтуларсыз үтәр дип ышанабыз, барлык спортсменнарга биредә үзегезнең иң яхшы нәтиҗәгезне күрсәтүегезне телим”.
Ярышта Татарстаннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Марий Элдан 48 командада 400 дән артык яшь батыр катнаша.2 көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыклаячаклар
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.