19 апрель – Актанышта зур өмә

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле актанышлылар!

Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2014 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.

 
Ике айлыкның 15 көне узып китте. Әле эшлисе эшләребез шактый:

– район үзәгендә, план нигезендә, агачлар утырту һәм аларны койма белән әйләндереп алу;

– үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, урамнарны, су буйларын, йорт, бина тирәләрен, юлларны, бакчаларны чүп-чардан арындыру;

– урамнарда, ягъни йортлар каршында төрле чүп-чарны, ком өемнәрен, төзелеш материалларын, машиналарны, иске техниканы алып бетерү;

– ял паркларын, су чыганакларын, урам юлларын, зиратларны тәртипкә китерү.

 

Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, матурлау максатыннан, 19 апрель көнне зур өмә уздырыла. Шул уңайдан, җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны бу өмәдә актив катнашырга чакырам.

 

Өмә көнне оешма-предприятиеләр билгеләнгән урыннарда эшләячәкләр. Мөмкинлекләре булган барлык гражданнарны җирлектәге зиратларны төзекләндерү-чистарту эшендә катнашырга чакырам. Зиратларда эшләячәк гражданнар үзләре белән тырма, сәнәк, балта, пычкы кебек эш кораллары алып килсеннәр иде.

Бу көнне чүпләрне ташу өчен оешма-предприятиеләр тарафыннан техника куела.

Өмә 8 сәгатьтә башлана.
 
 
Мөнир ӘМИРХАНОВ, Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International