Бүген, 18 апрельдә Минзәлә шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлекчәсе праймеризның чираттагы этабын үткәрде, ул якынча тавыш бирү инструменты булып тора һәм аны “Бердәм Россия” партиясе үз эшендә файдалана.
Праймериз эшендә Кама аръягы зонасының алты районы, шул исәптән безнең район вәкилләре дә катнашты. Безнең делегация составына 38 кеше кертелгән: шуларның 19ы “Бердәм Россия”партиясеннән һәм 19ы җәмәгать оешмаларыннан.