Белгәннәрне яңарту комачау итми

2014 елның 18 апреле, җомга

16 апрель көнне “Янаул“ хуҗалыгында зур гамәли сөйләшү узды. Инде башланып киткән язгы кыр эшләренең сыйфатына нигезләнгән әлеге киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләреннән кала, игенчелек тармагында хезмәт куйган баш белгечләр дә катнашты.

 
 

Сөйләшүдә игенчелеккә кагылышлы һәр мәсьәлә дә янә ассызыкланды. Дөрес, аларның күбесе иртә яздан алып туң көзгә кадәр кырда тир түккән игенчеләребез өчен яңалык түгел. Тик хәтерне яңарту, хезмәткә тагын да яңалык өстәү берәүгә дә комачау итми.

 

Киңәшмәнең башында ук тәүге бурыч булып дым каплату икәне искәртелде. Көздән яңгырлар да күп булды, кар да кинәт эреп акмады, җиргә сеңде: әлегә дым зарланырлык түгел сыман. Тик ул никадәр күп булмасын, саклап калуда эш кырмасаң, ничек булган – шулай юкка да чыгарга мөмкин. Яз кояшы бу өлкәдәге кичектерүләрне кичерми.

 

Сөйләшүдә, шулай ук, язгы кыр эшләренең төп көчен тәшкил иткән тагылма агрегатларның төзеклеге, аларга булган таләпләр дә янә күздән кичерелде. Орлык агулау мәсьәләләре дә читтә калмады. Игенчелектә вак мәсьәлә була алмый. Эш кешесенә, техникага, агротехник таләпләргә тиешенчә игътибар бирмәсәк, яхшы уңыш өмет итү урынсыз. Җәй килгән саен корылыкка сылтау итү дә гадәти күренешкә әверелеп бара.

2008 елда районда тулаем җыем 186 мең тонна тәшкил иткән, чын-чынлап коры килгән 2010 елның кысыр җәендә 40 мең тонна гына җыеп ала алдык, ә 2013 елда 96 мең тоннадан артык кына алырга ирештек. Шул сәбәпле, игенчелектән кергән сумнар да үзгә.

Хуҗалыкларда елдан-ел эшчеләр саны да кими. Бүгенге көндә 402 механизатор, 481 терлекче, шуның эченнән 300 гә якын савымчы, 400гә якын төрле эштә эшләүчеләр һәм 400 гә якын җитәкче-белгечләр хезмәт куя. Гомумән алганда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов сүзләре белән әйткәндә: “Бер эшчегә өч җитәкче туры килә“.

 
 

Киңәшмәнең авыл мәдәният йортында узган пленар өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов, баш инженеры Нәфис Сәлимгәрәев, “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге“нең район бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров та чыгыш ясады. Сөйләшү барышында искәртелгән бар таләпләр дә үтәлеп, җиң сызганганда, язгы чәчүне 14 көндә башкарып чыгарлык мөмкинлегебез бар. Әлбәттә, иң әүвәл эшне оештыру шарт. Чөнки бу вакыт аралыгында эш кырыр өчен тәүлегенә 4 мең гектардан да ким чәчмәскә кирәк. Ә бу, үз чиратында, хуҗалыкларда язгы чорда эшне 2 сменада башкаруны сорый.

 

Язның бер көне ел туйдыра, дип халык белми әйтмәгәндер.

 
 

Руслан УСМАНОВ язмасы ( “Актаныш таңнары” газетасы )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International